Бөек җиңү – безнең йөрәкләрдә
7 май көнне Үзәк зурлар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен “Бөек җиңү – безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышы чоры прозасы, шигърияте турында мәгълүмат алдылар. Фронтовик әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап эзләделәр.