Центральная библиотека

Бергә ял итәбез

Каникуллар вакытында балаларга ниндидер шөгыль табу гына аз, аларның эчке дөньясын баету һәм гүзәллеккә җәлеп итү бик мөһим. Шушы максат белән Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үзләренең яшь укучылары өчен интеллектуаль һәм куңелле уеннардан төзелгән «Бергә ял итәбез» дип исемләнгән әдәби ассорти әзерләделәр. Программа ахырында балалар реклама уйлап табу аша иң кызыклы китаплар турында сөйләделәр.