Центральная библиотека

Яралы язмышлар

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшеткеч вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. Шул уңайдан Балтач Үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре “Факел” яшүсмерләр клубында “Яралы язмышлар” дип исемләнгән флешбук оештырдылар. Бу чарада катнашучылар сәяси репрессия корбаннырының ачы язмышын чагылдырган әдәби әсәрләрдән өзекләр укыдылар һәм хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.