Центральная библиотека

Бер гасырга тиң юл...

23 октябрь көнне Балтач үзәк китапханәсендә Татарстан китап нәшриятына 100 ел тулу уңаеннан, “Бер гасырга тиң юл...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Китап укучыларыбыз белән очрашуга мәркәзебез Казаннан Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, язучы Галимҗан Гыйльманов, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, “Ватаным Татарстан” газетасының редакция вәкилләре Риман Гыйлемханов, Ләйлә Вәлиева, Зөлфия Халиуллина, халкыбызның моңлы көйләрен гармун тезмәсенә салучы Булат Хисмәтов кайтты. Әдәбият-сәнгать әсәрләре,  моңлы җырлар белән бизәлгән “Уку бәйрәме” – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, укытучысы булган Китапка мәдхия булып яңгырады.