Центральная библиотека

Алтыннарга тиңләшердәй гомерләр

4 октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан Балтач үзәк китапханәсендә өлкән буын китап укучыларыбыз өчен “Алтыннарга тиңләшердәй гомерләр” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чара библиотека хезмәкәрләре башкаруында нәфис сүз һәм җырлар белән үрелеп барды. Тамашачылар игътибарына Г. Гәлләмованың “Чәй эчәбез бал белән, бала-чагалар белән” дип исемләнгән новелласы буенча сәхнәләштерелгән өзек тәкъдим иттелде.