Көзге мәрхәмәтлелек атнасы
5 -12 сентябрь көннәре Татарстан республикасында Көзге мәрхәмәтлелек атнасы дип игълан ителде.
Шул уңайдан, 5 сентябрь көнне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Балтач” ял паркында “Игелек яшәсен йөрәктә!” исемле листовкалар тараттылар. Әлеге акциянең төп максаты - җәмгыятьтә мәрхәмәтлелек, ярдәмләшү сыйфатларын тудыруда ярдәм итү.