Центральная библиотека

“Фикердәш” клубы әгъзаларының күчмә утырышы

3 апрель  көнне Балтач үзәк китапханәсендә физик мөмкинлекләре чикле иптәшләрне берләштергән “Фикердәш” клубы әгъзаларының күчмә утырышы булып узды. Очрашу барышында алар игътибарына яңа китапларга күзәтү, буктрейлерлар тәкъдим ителде. Георгафия һәм экология темасына караган башваткыч та зур кызыксыну белән чишелде.