Центральная библиотека

“Рухи матурлык җырчысы”

Күренекле татар язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан үзәк китапханәнең китап бирү бүлегендә “Рухи матурлык җырчысы” дип аталган китап күргәзмәсе эшләнде. Әдәбият сөюче дусларыбызга әдипнең татар һәм рус телләрендә басылып чыккан китаплары, язучының тормыш юлы белән танышырга мөмкин иде.

 Акцияне дәвам итеп, Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре 10 сыйныф укучылары белән “Чәчмә әсәр остасы” дип аталган әдәби сәгать уздырды. Укучылар Әмирхан Еникиның әсәрләреннән өзекләр укыдылар һәм сорауларга җавап бирделәр.