Центральная библиотека

Равиля Шайдуллина белән очрашу

Шагыйрә, эшмәкәр Равилә Шәйдуллина һәм кинорежиссер Нурания Җамали белән очрашу узды. Әлеге чарада “Ел китабы-2017” бәйгесендә җиңү яуган “Ялантауга ай кунган” китабы буенча фикер алыштылар. Язучының “Үксезләр” повесты буенча Нурания Җамали тарафыннан төшерелгән нәфис фильм зур бәхәсләр уятты. Очрашу балалар башкаруында Равилә Шәйдуллина шигыренә язылган рус, мари, татар, удмурт шигырьләре белән үрелеп барды.