“Библиотөн – 2019”
23 апрель көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсе Бөтенрәсәй “Библиотөн – 2019” акциясендә катнашты. Китап укучылар әдәбият, шигърият, җыр, музыка, кино, театр сәнгате дөньясына сәяхәт иттеләр. Библиотөн – 2019” Россиядә Театр елы уңаеннан, “Тормышыбыз – театр” исеме астында үтте. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан, якташыбыз Венера Касыймованың «Әллә ялгышым, әллә язмышым...” повесте буенча «Эх, сәвит сәүдәсе!» дип аталган инсценировка күрсәтелде.