Центральная библиотека

“Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы”

17 май көнне Балтач үзәк китапханәсендә “Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы”  уңаеннан, китап бәйрәме үткәрелде. Чарада Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, матур әдәбият бүлеге мөдире Газинур Морат, мөхәррир, якташыбыз Наилә Зыятдинова катнашты. Кунаклар очрашуга килгән китап сөючеләрне нәшрият эшчәнлеге, үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар. Китап бәйрәме якташ язучыларыбызның, үзешчән сәнгать хезмәткәрләренең чыгышы белән үрелеп барып, бик матур, оешкан төстә үтте.