“Бөек җиңү – безнең йөрәкләрдә”
7 май көнне үзәк зурлар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен “Бөек җиңү – безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышы чоры прозасы, шигърияте турында мәгълүмат алдылар. Фронтавик әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап эзләделәр.