Центральная библиотека

“Нур бөркелә йөзләрдән”

4 март көнне Балтач Үзәк зурлар китапханәсендә “Нур бөркелә йөзләрдән” исемле Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тематик чара үтте. Биредә Башкортостаннан ерак араларны якын итеп килгән кунагыбыз Венера Мәҗитова катнашты. Венера Мәҗитова - журналист, Татарстан һәм Россия журналистлар, берлеге әгъзасы “Өй ашлары”, “Хуҗабикә” китапларының авторы. Чарада ул хезмәтләренең нәшер ителү тарихы һәм үзенең эшчәнлеге турында сөйләде.  Венера ханым китап укучылар белән бик җылы аралашты, киңәш һәм тәкъдимнәрен җиткерде. Очрашу азагында Үзәк китапханә директоры Резидә Мөдәрис кызы чыгыш ясады. Чарадан китап укучыларыбыз югары кәеф белән кайтып китте.