Центральная библиотека

«Батыр исемен йөртер ир-егет»

21 Февраль көнне үзәк зурлар китапханәсендә “Батыр исемен йөртер ир-егет исемле” ветеран әфганчылар белән очрашу кичәсе үтте. Биредә әфганчылар: Фәрит Галимов, Хәлил Исеевлар катнашты. Чарага Балтач мәктәбенең 10 сыйныфлары чакырылу иде.  Бәйрәм кичәсен үзләренең чыгышлары белән ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Нәҗип Әминов һәм районыбызның ихтирамлы кешесе, шагыйрә Мәгъмүрә Хөрмәтуллина бизәде. Хәтирәләрне яңартып,  әфганчыларыбыз белән танышып үткәннән соң чараны башваткыч уены белән дәвам иттек. Очрашу кичәсе күтәренке рухта, бик күңелле үтте.