Центральная библиотека

“Һөнәрле кулда гәүһәр бар”

Мәгълүм булганча, 2019 ел - Рәсәй күләмендә “Эшче һөнәрләр елы” буларак игълан ителде. Шул уңайдан, 7 февраль көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә районыбыз эшче һөнәрчеләребез белән очрашу кичәсе узды. Максатыбыз, очрашуга килгән Балтач мәктәбе һәм гимназиясенең 8 сыйныф укучылары белән дөрес итеп фикер алышырга һәм очрашуга килгән һөнәр ияләренең асыл хезмәтләре белән таныштыру иде. Һөнәрчеләребезнең һәркайсы да, кеше тормышында мөһим урын алып тора торган хезмәт кешеләре. Әйтик, Арча көллиятенең Балтачтагы 2 нче филиаллыннан килгән мөгаллимәбез, һөнәр юлын сайлаганда ашыгыч карарлар кылмыйча, алдагы көннәрдә дә сине ашата алырдай хезмәтне сайларга, шуның буенча атларга кирәклеген аңлатып үтте. Медицина өлкәсендә шәфкать туташы булып эшләүче белгечебез дә тормышта әлеге тармакның зур роль уйнавын , аеруча да, гаилә булгач алыштыргысыз, кирәкле юл икәнен тәфсилләп аңлатты. Гомумән, төсле калайдан төрле эшләнмәләр кисеп эшләүчеләребез, театр көллиятен тәмамлап кына кайтып, мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы егетебез, чәчтарашханәдә чәч кисүче кунагыбыз да бу тарафтан, җиде юл чатында торган укучыларыбызга дөрес һәм бик кыйммәтле киңәшләрен бирде.