Центральная библиотека

“Әйдәгез, кызлар серләшик”

  31 гыйнвар көнне Үзәк зурлар китапханәсенең уку залында Балтач мәктәбенең 10 сыйныф кызлары өчен “Әйдәгез, кызлар серләшик” исеме астында түгәрәк өстәл үткәрелде. Биредә хатын-кызлар оешмасының җитәкчесе Фирая Хәкимҗанова, хатын-кызлар табибәсе Наилә Камалиева катнашты. Чарада көндәлек килеп туа торган сораулар күтәрелде һәм җаваплар табылды.