Серле сандык
Күчмә китапханә балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга "Серле сандык" дигән тематик кичә оештырды.Сандыкта халкыбызның буыннан – буынга тапшырылган күңел байлыгы саклана. Бу кичәдә без гади сандык түгел серле , тылсымлы сандык белән танышабыз.Ләкин сандыкны болай гына ачып булмый , аның өчен балаларның белемнәрен тикшерәбез. Аларга татар халык мәкаль, табышмакларын әйтәбез. Аларның җавапларын алгач сандыктагы буыннан-буынга истәлек булып калган әйберләр :бала итәкле күлмәк, алъяпкыч, камзул, түбәтәй, калфак, чүәк һ.б. әйберләр белән танышабыз.