В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

“Бөек җиңү даны сүрелмәс”

Китапханәдә Бөек җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан  урта яшьтәге китап укучылар катнашында “Бөек җиңү даны сүрелмәс” дигән тематик кичә үткәрелде. Кичә барышында  без “Ерагайган саен еллар , тирәнәя яралар”  һәм  “Сугыш үзе түгел , истәлекләре генә яңарсын” дигән папкалар  белән таныштык.  Ул папкалар  авылыбыздагы сугыш ветераннарына багышлана . Аларда   ветераннарның томыш юлы, сугышта күрсәткән батырлыклары, алар үзләре исән вакытта сөйләгәннәрне язып алган  хатирәләре  тупланган һәм алар ветераннарыбызның батырлыгын яктыртуга ачык мисал  булып тора.Бу кадерле истәлекләр  китапханәдә саклана. Без бу кичәдә  шушы бай хатирәләрне,  күпне күргән  авылдашларыбызның   якты истәлекләре белән таныштык,бик күп кешеләр турында яңа мәгълүмат алдык.Чарага барлыгы 15 кеше катнашты.