“Әфганстан – таш кыялар иле”
Быел сонгы совет сугышчысының Әфганстан чигеннән чыгарылуына 32 ел тулды. Шул уңайдан китапханәдә әфганчы авылдашларыбыз тормыш иптәшләре белән һәм 6 - 10 сыйныф укучылары катнашында тематик очрашу кичәсе үткәрелде. Бу очрашуыбыз ерак Әфганстан җирендә гомерләре өзелеп, мәңге яшь булып калган солдатларга, ил батырларына, солдат аналарына багышланды.Чарага 25 кеше катнашты.