В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

“Һөнәр сайлау- язмыш сайлау”

Китапханәдә  6- 11 сыйныф укучыларының студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга Субаш авыл җирлеге башлыгы Вафин Рәнис Борис улы да чакырылды . Ул яшүсмерләргә авыл җирлегендәге яңалыклар, яшь специалистлар өчен дәүләттән каралган ярдәм- супсидияләр турында бик күп яңалык җиткерде.Студентлар  һәркайсы үзләре укый торган уку йорты турында мәгълүмат бирделәр, укудан тыш вакыттагы шөгыльләре,студент тормышының күңелле мизгелләре хакында сөйләделәр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны юлладылар, югары сыйныф укучылары күп сорауларга тулы җавап алуга ирештеләр. Очрашуның икенче өлеше төрле уеннар, конкурслар белән дәвам итте. Студентлар үзләренең тапкыр да, акыллы да, өлгер дә булуларын исбатладылар.