В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

«Мы правнуки твои, Победа!»,

Субаш авыл китапханәсе  Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелгән  «Мы правнуки твои, Победа!» акциясенә кушылды. Чарага урта яшьтәге китап укучылар катнаштылар. Алар Ленинград блокадасы , Ладога күлендә көзге навигация тукталгач, хәлләр тагын да кискенләшүе турында , башта ат олаулары (боз ныгып җитмәгән була), аннан автомашиналар белән ленинградлыларны азык-төлек, корал белән тәэмин итә башлыйлары турында бик күп яңалык алдылар. Бу юл тарихка “Яшәү юлы” дигән исем белән кереп калган.

       Ләкин алда-29 ай, 900 көн... Тарихта бик күп шәһәр һәм крепостьларны саклау үрнәкләре булса да, 900 тәүлек буена каршы торып, җиңеп чыгуга ирешкән бер генә мисал да юк. Җир шарында җиңү өчен ул кадәрле кеше гомере бирелгән бер генә шәһәр дә юк. 1943 ел блокада боҗрасын өзгән ел булып тарихка кергән.Чара вакытында без А. Чаковского «Блокада», О. Шестинскийның сугыш чоры шигырьләре белән таныштык һәм  «Блокада Ленинграда» дигән  презентация карадык.