В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Халкымның милли хәзинәсе”

Китапханәдә урта яшьтәгеләр катнашында аулак өйгә җыйналып “завалинка” үткәрелде. Чараның беренче өлешендә “завалинка” –нәрсәне аңлатуы турында сөйләштек, кул эшләре күргәзмәсе белән таныштык. Китапханәдә халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Икенче өлешендә  авылыбызның, төбәгебезнең атамаларының килеп чыгу тарихына  багышланган материаллардан, бәетләр тупланган папкалардан файдаландык. Авылыбыздагы бәет , шигырь язучыларның  иҗатлары белән таныштык. Матур гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр, күп төрле йолаларны искә алдык,  кич утыру вакытындагы уеннарны уйнадык.  Халкыбызның күңел хәзинәсе гаҗәеп бай, ата-бабаларыбызның безгә биреп киткән рухи мирасы, күңел дәрьясы  чиксез зур. Бу кичә безнең өчен милли  рух ,гүзәллек, зәвык һәм әхлак, хезмәт һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү чарасы булды.  Чарага 14 кеше катнашты.