В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

“Әкиятле балачак”

1-4 сыйныф укучыларына  “Әкиятле балачак” дигән     әдәби кичә  үткәрелде. Китапханәче балаларга гадәти  һәм тылсымлы, хайваннар турында әкиятләр сөйләде. Әкият геройларының яманлык,усаллык       белән  көрәшеп, әкият азагында яхшылыкның җиңүе белән төгәлләнүен,      әкият китаплары  аша аңлатты. Чылбыр буенча әкиятләрне кычкырып укыдылар, үзләренең яраткан әкиятләрен сөйләделәр.  “Кем тизрәк” башваткыч уены аша ике командага бүленеп ярыштылар. Уен ахырында дуслык җиңде.  1- 4 сыйныф укучылары барысы да яңа елның китап укучылары итеп тартылдылыр. Чарага 12 укучы катнашты.