“Еникины укыйбыз”
4 март көнне Субаш авыл китапханәсендә 8- 9 сыйныф укучылары өчен Ә. Еникиның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Еникины укыйбыз” дигән акция кысаларында “ Әмирхан Еники – проза остасы” дигән кычкырып уку үткәрелде. |
«Тылсымлы каләм иясе» дигән китап күргәзмәсе ясап куелды. Укучылар чара вакытында Ә. Еникиның тормыш юлы иҗаты белән таныштылар. Акциягә 12 укучы катнашты.