В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

“Әфган кызалаклары”

15 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән бергә әфганчы ветераннар  һәм укучылар катнашында  “Әфган кызалаклары” дигән тематик кичә үткәрелде.  Бу кичәгә 3 ветеран һәм аларның тормыш иптәшләре катнашты.  Чара барышында ветераннарыбыз үзләренең башларыннан кичкән авырлыклар, сугыш турында , җирле халыкның тормышы, андагы булган кыенлыклар, тау- таш араларында ничек  сугышулары, йөк самолетларының нинди куркыныч астында очулары һәм күпме гомерләре  өзелгән яшь солдатларның гәүдәләрен ташулары   турында бик аңлаешлы итеп сөйләделәр. Укучылар сораулар бирделәр һәм  алар бик матур җавап бирделәр. Кичә бик җылы, җанлы  булды. Чарага барлыгы 41 кеше катнашты.