Яшәгән ди, булган, ди
25 январь көнне балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар китапханәгә экскурсиягә килделәр. Анда алар китапханәгә кайткан яңа матур китаплар, журналлар белән таныштылар. Балаларга ” Яшәгән ди, булган, ди.” дигән әкият китапларын кычкырып уку үткәрелде, табышмаклар әйтелде. Кайбер әкиятләрнең өзекләрен укыдык , ә балалар исә кайсы әкият икәнен белделәр. Чарага барлыгы 20 бала катнашты. |