“Үз илеңне беләсеңме”
15 январь көнне 6- 8 сыйныф укучылары катнашында “Үз илеңне беләсеңме” дигән викторина үткәрелде. Чараның максаты Татарстан турында белемнәрне ныгыту, патриотик тәрбия бирү; иҗади индивидуаль эшләү сәләтен ныгыту, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, гуманлык хисләрен тәрбияләү. Викторинада укучылар 2 командага бүленеп капитаннар билгеләделәр һәм исемнәр уйладылар. Уен 4 турда узды .1- таныштылар, 2- танылган шәхесләребез, 3-милли үзенчәлекләр, 4-зирәкләр һәм тапкырлар дигән бүлекләрдән торды. Укучылар шушы сораулар буенча көч сынаштылар. Викторина бик күңелле узды. Чарага 14 укучы катнашты. |