Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

«Әфган сугышы битләрен ачып...»

Әфганстан-мәңге төзәлмәслек яра. Якыннарын югалтканнар, яшьлекләре кайнар сугыш һәм әфган газабы күргәннәр өчен тарихыбызның фаҗигале сәхифәсе булып күңелләрендә калыр.  Сугыш күптән бетте, әмма югалту газабы – гомер буена җитәрлек. 15 февраль Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне. Борнак авыл китапханәсе
«Әфган сугышы битләрен ачып...» дип исемләнгән батырлык сәгатен өлкән китап укучылар белән үткәрде.Әфганстан сугышы, аның батырлыгы турында яктыртылды.