"Балаларга - куркынычсыз интернет!"
Интернет-кызыклы һәм файдалы мөмкинлекләр дөньясы ул. Әмма дөрес файдаланганда гына.Бер үк вакытта аннан куркыныч та нык яный,бигрәк тә-балаларга. 7 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә "Интернет куркынычсызлыгы" атналыгы кысаларында "Балаларга - куркынычсыз интернет!" исемле мәгьлүмат сәгате 7-8 сыйныф укучылары белән үткәрелде.