Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Аеклык - сәламәт яшәү рәвеше"

11 сентябрь - Бөтенроссия аеклык көне. Алкоголизм чиренең фаҗигасын аңлату, яшьләрне бу һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү,сәламәт яшәү рәвешен таныту максатыннан Борнак авыл китапханәсендә "Аеклык - сәламәт яшәү рәвеше" исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.Китап укучыларны күргәзмәгә куелган китаплар белән якыннан таныштырылып күзәтү үткәрелде.