"Гаилә һәм балалар"
15 май - халыкара гаилә көне. Гаилә - яшәешебезнең нигезе. Шушы нурлы учак- төрле буыннарны бәйләүче чылбыр, рухи, милли һәм мәдәни традицияләрне саклаучы да ул.Борнак авыл китапханәсе башлангыч мәктәп-балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен "Гаилә һәм балалар" исемле тәрбия сәгате үткәрде. Балаларга гаилә турында сөйләнелде,әти-әни турындагы шигырьләр укылды.Гаилә буенча булган альбомнар,китаплар белән таныштырылды.