Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Гаилә-матур әдәбияттә"

15 май - халыкара гаилә көне.Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.Борнак авыл китапханәсендә "Гаилә-матур әдәбияттә" исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.
Күргәзмәгә куелган китаплар буенча китап укучыларга күзәтү ясалды.