“Яңа китап-яңа нур тарата"
15 апрель көнне Борнак авыл китапханәсе китап сөюче нәни дусларын “Яңа китап-яңа нур тарата" исемле әдәби сәгатькә чакырды. Чара барышында балалар яңа китаплар белән таныштылар, шигырьләрен кычкырып укыдылар,викторина сорауларына җаваплар бирделәр.Укучылар үзләренең күңелләренә ошаган китапларны укырга алдылар.