Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Балалар дөньясы"

2 апрель-Халыкара балалар китабы көне.
Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апре­лендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.Балалар китабы көне уңаеннан Борнак авыл китапханәсе балалар бакчасының кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар өчен "Балалар дөньясы" исемле әдәби сәгать үткәрде.Әкиятләр укылды,табышмаклар чишелде,китаплар белән таныштырылды.