Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Әфганстан-йөрәк ярасы"

14 февраль көнне "Әфганстан-йөрәк ярасы" исемле хәтер сәгате үткәрелде.Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә-күз очрашкан язмышлар. Авыр булса да бу тарих битен ел да ача торабыз. Чөнки онытырга hәм оныттырырга ярамый. Әфганстан турында китаплар,журналлар һәм авылыбыз әфганнары турындагы мәгьлүмат белән таныштылар.