"Кошлар - канатлы дуслар"
1 февраль көнне Борнак авыл китапханәсе башлангыч мәктәп-балалар бакчасының кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар белән "Кошлар - канатлы дуслар" исемле балалар иртәсе үткәрде.Кошлар турында сөйләнелде,алар турында шигырьләр,хикәяләр укылды. Балалар сорауларга җаваплар бирделәр.