Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Җиңү җиңел бирелмәде"

Сталинград сугышы... Бөек Ватан сугышының иң мөһим бәрелешләренең берсе. Монда, 1942 елда Идел буендагы иң матур шәһәрнең генә  түгел, ә бөтен Икенче бөтендөнья сугышы язмышы хәл ителә..  Сталинград өчен көрәш 200 көн һәм төн дәвам итә. 1943 нче елның 2 нче февралендә Сталинград тулысынча азат ителә. Шул уңайдан 2 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә "Җиңү җиңел бирелмәде" исемле китап күргәзмәсе ясап куелды һәм укучыларга
күргәзмәдәге китаплар буенча күзәтү ясалды.