Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Язмышка буйсынмас җан"

9 февральдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 ел.Шул уңайдан Борнак авыл китапханәсендә "Язмышка буйсынмас җан" исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.Китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Язучының  китаплары китап укучыларга тәкъдим ителде.