Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Кул эшләрендә - күңел җылысы"

Кул эшләре гомер-гомергә затлы,мәртәбәле иҗат булып санала.Соңгы вакытта кул эшләре белән кызыксынучылар артты.Кемдер бәйләргә,чигәргә,тегәргә оста булса, ә кайбер кешеләр пешерергә бик яраталар.16 декабрь көнне Борнак авыл китапханәсендә "Кул эшләрендә - күңел җылысы" исемле мастер класс үткәрелде.Авылда яшәп гомер итүче гүзәл,
тырыш апалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.