Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Юллар кебек озын булсын,әнием гомерләрең"

Әни… Нинди олы сүз бу!
Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
Борнак авыл китапханәсендә. 26 ноябрь көнне "Юллар кебек озын булсын,әнием гомерләрең" исемле шигьрият кичәсе яшьләр белән үткәрелде.Әниләр турында иҗат ителгән шигырьләр укылды.Әлеге чарада 13 яшь кеше катнашты.