"Әнием - күз нурым"
21 ноябрь көнне Борнак башлангыч мәктәп-балалар бакчасының кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар белән "Әнием-күз нурым" исемле балалар иртәсе үткәрелде.Балаларга әниләр турында сөйләнелде,шигырьләр укылды.Балалар әниләр турында шигырьләр сөйләделәр һәм әниләр турында язылган китапларны кызыксынып карадылар.Чарада 11 бала катнашты.