Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Сугыш хәтирәләре"

Сугыш чоры баласы Фатихова Әлфия Фатих кызы 1942 елның 7 апрелендә Борнак авылында 8 че бала булып дөньяга килә..Бала вакыты Бөек Ватан сугышы барган вакытларга туры килә.Әтисе һәм олы абыйсы сугышта катнаша.Әлфия апага 11 яшь булганда сугыш алган яралардан әтисе вафат була.Мәктәптә 6 класс белем ала Әлфия апа.1958 елда колхозчы булып эшли башлый,ә1965 елдан даеклы ялга чыкканчы сыер савучы булып эшли.Бик күп мактау язулары бирелә үзенә. Әлфия апа сәнгатьне бик яратты.Ул бик матур итеп җырлый.Сугыш чоры баласы,авырлыкларны бик күп күрсә дә бирешми,тырышып гомер итә.Кызы Альбина,кияве Рафик,оныклар, оныкчыклвр бәхетенә,аларның уңышларына сөенеп,куанып яши. Без күргән сугыш вакытларын берәүгә дә күрергә язмасын дип тели.Сугыш хәтирәләре безнең күңелләрдә һәрвакыт сакланды һәм сакланыр инде ул ди.Барлык кешеләр дә тыныч,матур яшәсеннәр дип тели.