Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

“Татарстан - минем Республикам”

Китапханәнең өлкән укучылары өчен Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Татарстан-минем Республикам»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чараның максаты булып туган як тарихын саклау торды.Катнашучылар зур теләк белән үзләренең гаилә гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, ТАССР чорының открыткаларын күрсәттеләр. Чөнки һәр фәннең үз тарихы бар, аның белән бик күп кызыклы вакыйгалар бәйле.Китап укучылар китапханәче тарафыннан ТР Дәүләт символлары тарихы турында әзерләнгән материалларны кызыксынып тыңладылар.