Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

“Туган ягыңны беләсеңме?”

10 февраль көнне “Туган ягыңны беләсеңме?” дип аталган әдәби сәгать үткәрелде. Татарстан Республикасының символлары турында сөйләнде. Балалар Татарстан, Казан, Балтач турындагы китаплар белән таныштылар.

Сорауларга җаваплар бирделәр.Тәрбия сәгатенең төп максаты туган ягыбызның үткәнен, тарихыбызны онытмау, балаларда горурлык хисе тәрбияләү.