Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

“Иң яхшыларын укырга вакыт” акциясе

 6 март көнне  Борнак авыл китапханәсе   Республикабызның балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләре оештырган  “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш  исемендәге  премия  лауреатлары  китапларын укыйбыз”исемле  акциясенә   катнашты.  Абдулла Алишның үз әсәрләренә өстенлек бирелде. Аның “Куян кызы”, “Койрыклар” әкиятләреннән өзекләр кычкырып укылды.Яраткан язучылары Роберт абый Миңнуллин шигырьләрен укучылар үзләре бик теләп укыдылар. Бик күп әсәрләр зур кызыксыну белән укылды.  Чарада  8  бала  катнашты.