Бурбашская сельская библиотека - филиал № 6

“ Комсомол-Ватанымның тарихы !”

29октябрь- Комсомол туган көне.

Комсомол туган көн яшьлеген комсомол белән бәйләгән һәркемнең, гомумән, безнең барыбызның да иң күңелле бәйрәмнәренең берсе булып кала бирә. Шул унайдан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә" Комсомол-Ватанымның тарихы " исеме  астында тематик очрашу  уздырылды Очрашуга  Комсомол секретары булып эшләгән Бариева Гүзәл хәм Гафарова Нурсия чакырылган иде..Алар  укучыларга комсомолның уставы ,үзәк һәм җирле органнары булуы турында аңлатты,,комсомолларның гражданнар сугышы,илне индустрияльләштерү ,күмәк хуҗалыклар оештыру,Бөек Ватан сугышында фронтта һәм тылда ,сугыш җимереклекләрен торгызуда,чирәм җирләрне ачуда ,илдәге алып барылган төзелешләрдә зур фидакарьлек һәм каһарманлык күрсәтүләре турында сөйләде..Комсомол  значегы,комсомол билетлары һәм шул чордагы  албомга күзәтү ясадылар һәм музейдагы экспонатлар белән таныштылар