Бурбашская сельская библиотека - филиал № 6

Бергәләп укыйбыз....!”

Китапханәдә балалар өчен яңа китаплар күргәзмәсе тулыландырып торыла. Балалар белән яңа китаплар буенча бергәләп уку үткәрдек. Р. Сабырның “Ак әби”китабын бергәләп укыдык. Өч малайның буранда адашулары,,бүрек югалтып, колак өшетүләре, боз ярылып, суга төшүләре,учак ягып бәрәңге пешерүләре, чит планета кунагы Ак әби,- маҗаралар тулы балачак турында балалар кызыксынып укыдылар.