Бурбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Россия -минем Ватаным"

12 июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме – Россия көне билгеләп үтелә. Ул шул ук вакытта иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле  халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы  вакыйга уңаеннан Бөрбаш  авылы китапханәсендә китап укучылар игътибарына "Россия -минем Ватаным”исеме астында  балалар белән потриотик сәгать уздырылды.