“Батырлар һәрвакыт йөрәктә”
8 декабрь көнне Бөрбаш авыл китапханәсендә Ватан Геройлары көне уңаеннан яшләр өчен “Батырлар һәрвакыт йөрәктә ”исеме астында батырлык сәгате үтте. Китапханәче яшләргә Советлар Союзы Герое исемен алган Бөек Ватан сугышындагы геройлар - Марат Казей, Валя Котик, Лёня Голиков, Зина Портнованың - батырлыклары турында сөйләде.Шулай ук Балтач районының Бөек Ватан сугышы геройлары Гарифуллин Габдул-ла,Гыйльметдинов Гайфетдин,Сабиров Хафиз,Булатов Василий,Рахимов Бакый,һәм Ибраһимов Хабибулла Ибраһим улы да зур ихтирам белән искә алындылар. Аларның тормыш юллары, сугышта эшләнгән батырлыклары әйтеп үтелде. |