“Хезмәт төбе - хөрмәт!”
Туган төбәгебез басуларында урып – җыю эшләре гөрли . Совхозыбыз уңганнары көнен -төнгә ялгап үстерелгән игенне җыеп алу белән мәшгуль. Басуларда ,ындыр табакларында эшләр гөрли.12 августь көнне - аларны аз гына булса да ял иттерү ,рухи азык бирү максатыннан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә ындыр табагында эшләучеләр янына барып концерт куйдык һәм вакытлы матбугат белән таныштырып кайттык.